Зәй офыклары

Зәйдә соңгы атнада бозлавыкта егылып зыян күрүчеләр бар

Урамда көздән кышка күчү чоры. Бер туңдыра, бер җылыта. Шул сәбәпле барлыкка килгән бозлавык һәрберебез өчен имгәнү куркынычы тудыра. Бу көннәрдә, травмалар алып, табибларга мөрәҗәгать итүчеләр булган.

Бу турыда Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов сөйли:

 

-Соңгы көннәрдә травматология бүлегенә, бозлавыкта егылып,  8 кеше мөрәҗәгать итте, шуның  6сы - төрле дәрәҗә җәрәхәт алу, 2се - сыну. Бозлавыкка чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз: иң беренче чиратта ашыкмагыз. Таймый торган аяк киеме кияргә, бөтен табан белән тезләрне азрак бөгеп басарга тырышыгыз. Олы яшьтәге кешегә таяк тотып йөрергә киңәш ителә. Егыла башлаганда кул-аякларны сузмыйча, башны бәрелми торган итеп, гәүдә белән түгәрәкләнеп, аркага төшәргә тырышырга кирәк.

Автор фотосы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: