Зәй офыклары

Зәйдә социаль хезмәтләре һәм янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары уртак рейд оештырды

21 июньдә Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге һәм янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар - өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өйләренә уртак рейд үткәрделәр.

Рейдның максаты автоном янгын турында хәбәр итүче җайланмаларның эшләвен тикшерү, янгын куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмә үткәрү иде. Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы кешеләрнең барысының да автоном янгын турында хәбәр итүче җайланмалары эш хәлендә. Чөнки социаль хезмәткәрләр аларны даими тикшерәләр һәм батареяларын үз вакытында алмаштыралар”, -ди өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Елена Горшенина.

 Социаль хезмәт алучылар шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы беләләр. Бу - системалы рәвештә үткәрелгән инструктажлар нәтиҗәсе.

Фото "Радость" үзәгеннән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: