Зәй офыклары

Зәйдә СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан акция узды

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн ВИЧ-инфекциясе таралуын кисәтү, авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Зәйнең “Радость” үзәге белгечләре политехник колледжның “Profi-style” волонтерлар отряды белән берлектә “ВИЧ/СПИД СТОП” акциясе үткәрделәр.
“Без акция кысаларында шәһәр урамнарына чыгып, СПИДка каршы көрәшнең символы булып торучы кызыл ленталарны зәйлеләрнең күкрәкләренә беркеттек. Шулай ук яшьләргә ВИЧ-инфекциясе турында онытмыйча, сак булырга өндәүче брошюралар да таратылды”, - ди үзәкнең социаль педагогы Елена Куличкова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: