Зәй офыклары

Зәйдә сукырлар җәмгыяте оешуга быел 25 ел тула

Зәй сукырлар җәмгыятендә 260 кеше исәптә тора. Аларның 5се – балалар.

Бер көн, бер сәгать, хәтта бер минут та бу якты дөньяны күрмичә яшәү бик авырдыр. Ә бит арабызда гомер буе күкнең зәңгәрлеген, чәчәкләрнең аллы-гөлле төсләрен күрмичә яшәүче кешеләр бар – алар гомерлеккә күрү мөмкинлегеннән мәхрүм, тумыштан ук бу дөньяның ямен тулы килеш татый алмыйлар.
Зәй сукырлар җәмгыятендә 260 кеше исәптә тора. Аларның 5се – балалар.
Зәйдә сукырлар җәмгыяте оешуга быел 25 ел тула. Аның беренче рәисе Гасимә Будилкина була. Менә инде җәмгыять белән 20 ел Мария Костюченко рәислек итә.
-Республикада күрмәүчеләр өчен эш бирүче махсус оешмалар бар. Зәйдән өч кеше Алабуга предприятиесе белән хезмәттәшлек итеп, тараклар ясыйлар. Күрмәүчеләр Түбән Кама медицина көллиятендә массаж ясаучыга укый ала. Ләкин бүгенге көнгә кадәр Зәйдә мондый мөмкинлектән файдаланучы юк әле. Бу начар күрүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек. Массаж ясаучыга укучы студентлар өчен барлык шартлар тудырыла. Тулай торак белән тәэмин ителәләр, социаль ташламалар каралган. Кулы эш белгән кеше тик утырмас иде, -ди Мария Костюченко.
Сукыр кешенең күзе күрмәсә дә, аның бит хисләре бар, ул башка кеше кебек үк ярата ала. Җәмгыятьнең үзәк китапханәдә “Илһам” дип аталган клубы эшли. Шушы клубка йөрүчеләр Фаяз Закиров белән Елена гаилә корып, хәзер ике кыз үстерәләр, балалар-багалмаларына куанып яшиләр икән.
–Күрмәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып җәмгыять аша бассейнга абонементлар бирелә. Шулай ук китапханә аша – аудиоҗыентыклар, Брайль системасы буенча язылган китап-лар, ә социаль иминият фонды аша трость, магнитофон, лупа, тонометрлар һ.б.лар белән тәэмин итүне оештырабыз, -ди җәмгыятьнең сәркатибы Любовь Герасимова.
Ә авылда яшәүчеләр белән элемтәне ничек тотасыз, дип кызыксынам.
-Сукырлар җәмгыятендә исәптә торучыларны туган көннәре, бәйрәмнәр белән котларга урыннарга чыгабыз. Әмма безне бу мәсьәләдә борчыган нәрсә дә бар. Алар янына барганда үзебездән кайнатма, салатлар алып барабыз. Күңел күрергә күп кирәк түгел бит. Бу яктан безгә бүләк алуда ярдәм итүче игелекле кешеләр булса, бик шат булыр идек, - ди Мария Филипповна.
Гүлкиннән җәмгыять әгъзасы Михаил Казаков авылдагы яңалыкларны җиткереп, һәрчак борчыган мәсьәләләр белән уртаклашып тора икән. Шулай ук Әнисә Шәфиева, Нәкыя Шаһиева, Любовь Зотеева, Анатолий Старков, Талия Хәкимуллина, Роза Харитонова, Леонид Дубровин – җәмгыятьнең актив ветераннары. Һәр чарада, очрашуларда катнашып киләләр, актив тормыш алып баралар.
Күрү буенча мөмкинлекләре чикле булса да, алар һич зарланмый. Әле аларның кайберләре спорт бәйгеләрендә дә катнаша. Очрашканда сөйләшер сүзләре, уртак проблемалары байтак. Һәрберсенең үз тарихы бар.
Мария Костюченко күрмәүче кешеләрнең оешмага килмәгәннәре дә бар, аларны барлау буенча эш алып барабыз, ди.
Мария Филипповна менә инде 20 ел сукырлар җәмгыяте тормышы, проблемалары белән, күрмәүчеләрне кайгыртып, аларның мәнфәгатьләрен яклап яши. Аның әле бу көннәрдә 65 яшьлек юбилее да. Без аны туган көне белән котлап, чын күңелен биреп башкарган барлык эш-башлангычларында уңышлар, тормыш дәрте телибез. Хыяллары тормышка ашсын, якыннарының ярдәме куйган максатларга ирешү юлында яңа көч өстәсен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: