Зәй офыклары

Зәйдә Светофор көнен билгеләп үттеләр

Бүген - 5 августта Халыкара светофор көне билгеләп үтелә.

Шәһәребез урамнарын светофордан башка күз алдына китерү авыр. Алар, беренче чиратта, һәркайсыбызның куркынычсызлыгы өчен кирәк.
Бүген - 5 августта Халыкара светофор көне билгеләп үтелә.
1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә заманча светофорларның иң беренче моделе уйлап табылган. Ул кызыл һәм яшел төсле яктырткычлардан торган. Утын сүндереп яндырган вакытта сигнал биргән.
Хәзергеләренә охшаш өч төстәге светофорлар 1920 елда Американың Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә барлыкка килгән. Аны британияле Джей Найт уйлап тапкан. Тора-бара мондый җайланмалар Американың башка шәһәрләрендә һәм Европада кулланыла башлаган.
Россиядә светофор 1930 елның гыйнварында гына - Ленинград шәһәренең Невский һәм Литейный проспектлары чатында барлыкка килгән. 2010 елда Пермьдә - Халыкара светофор көне уңаеннан әлеге җайланмага һәйкәл куелган. Светофорга һәйкәлләр шулай ук Мәскәү, Пенза, Новосибирск шәһәрләрендә дә бар.
Әлеге көн юл хәрәкәтендә катнашучыларга, барыннан да элек балаларга, юл кагыйдәләре таләпләрен үтәргә кирәклеген исләренә төшерү өчен кулланыла. Чөнки аз гына хата да кеше гомеренә торырга мөмкин.
Әлеге уңайдан шәһәребезнең «Бөртеккәй» балалар бакчасында Светофор көненә багышланган тематик күңел ачу чарасы узды. Балалар, кызыксынып, сорауларга җавап бирделәр, төрле эстафеталарда һәм конкурсларда катнаштылар.
 Фотолар «Бөртеккәй» бакчасыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: