Зәй офыклары

Зәйдә әтиләр белән сыйныф сәгате узды

17 октябрь – Әтиләр көне якынлашу уңаеннан район-шәһәр мәктәпләрендә гаиләдә ата ролен, әти тәрбиясен пропагандалау максатында үзенчәлекле чаралар оештырыла.

Бүген Зәйнең 4нче мәктәбе VIII “А” сыйныфы укучылары әтиләр катнашында класс сәгате үткәрделәр.

 «Әти белән бергә кызык» дип исемләнгән чараны укучылар сыйныф җитәкчесе Роза Борисенко җанлы итеп оештырдылар. Сыйныф сәгатенә әтиләр – Расил Әгъләмов һәм Илнур Рәхимов килде. Алар гаиләдә ата роле турында, бала белән үзара мөнәсәбәтләрдә мөһим юнәлешләр, бергәләп хезмәт белән шөгыльләнү, спорт чараларында катнашу, ял вакытларын файдалы үткәрү турында сөйләделәр. Укучылар  әтиләре белән бергә күңелле викторина сорауларына җавап бирделәр. Әмир Гәрәев, әтиләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп, дулкынландыргыч шигырь укыды.

- Мондый очрашуларны без еш үткәрергә тырышабыз. Бала белән ата-ана мөнәсәбәте шәхес тәрбияләү барышында төп рольне уйный, ә мәктәп уңай мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.  Алга таба да балалар әтинең гаиләдәге ролен дөрес аңлап үсәр дип ышанасы килә. Аларның әтиләре кебек үрнәк гаилә башлыклары булуын телим, - ди Роза Илгатовна. 

Фото 4нче мәктәптән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: