Зәй офыклары

Зәйдә "Тоннель" профилактик операциясе барышында 20 машина йөртүчегә штраф салынган

Зәйдә чираттагы "Тоннель" профилактик операциясе узды.

Бүген Зәйдә чираттагы "Тоннель" профилактик операциясе узды, дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлеге. Аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 20 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Шуларның 2се - куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, 7се - машинаның теркәлү билгеләре укылмый торган хәлдә булган өчен, 4се - транспорт чарасы белән ОСАГО таләпләрен бозып идарә иткән өчен, 6сы - төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, 1се - законсыз тонировка өчен штрафка тартылган.

Махсус стоянкага 1 машина куелган.

Фотолар ЮХИДИ бүлегеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: