Зәй офыклары

Зәйдә тукталышлар заманча булачак

Район башлыгы Разиф Кәримов архитекторлар, шәһәр Советы, башкарма комитет вәкилләре, хокук саклау органнары белән берлектә шәһәрдә төзелеп килүче һәм озак вакыт кулланылышка кертелә алмаган объектлар торышын аерым күзәтүдә тота. Бу уңайдан иң заруры - урыннарда фикерләшү.

-Соңгы елларда без шәһәр төзелеше советы утырышлары буенча уңайлы формат кулланабыз – белгечләр белән урыннарга чыгып, шәһәр объектлары буенча мөрәҗәгатьләрне урыннарда карыйбыз, -ди Разиф Кәримов.
25 майда район башлыгы белгечләр белән бергә шундый чираттагы рейдны шәһәр автобус тукталышларындагы павильоннарга ясады.
Рейд барышында сигез павильон каралып, аларны яңарту буенча тиешле фикергә киленде.
-Шунысы игътибарга лаек, павильоннар бер формада һәм заманча булачак, -диде район башлыгы.
Бу, әлбәттә, шәһәр күренешенең эстетик бизәлешен зәвыклы итәчәк, урамнарга үзенчәлек өстәячәк.
Шәһәр төзелеше советы утырышларының урыннарда күчмә утырышлары буенча рейдлар алга таба да оештырылачак.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: