Зәй офыклары

Зәйдә урак барлык мәйданның 82 процентында башкарылды

Урып-җыю белән бергә, туфрак эшкәртү эшләре дә алып барыла.

Районда урып-җыю эшләре кызу темпларда бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 августка алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 29998 мең гектар мәйданнан бөртеклеләр җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 82 процентында эш башкарылган дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 20,3 центнер тирәсе.


Арпа суктыру эше тәмамланып килә, ул барлыгы 11936 гектарда җыйналды. Аның уңышы гектарыннан 18,9 центнер тәшкил итә. Язгы бодай культурасы да урып-суктырыла, ул 853 гектар мәйданнан җыйналды инде, аның уңышы гектарыннан уртача 20,3 центнер.


Басуларда 53 комбайн эшли. Комбайнчылар булган ашлыкны югалтуларсыз, сыйфатлы итеп җыйнарга тырыша.

Урып-җыю белән бергә, туфрак эшкәртү эшләре дә алып барыла. Шул рәвешле туфракны төп эшкәртү 18,5 мең гектарда башкарылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: