Зәй офыклары

Зәйдә “Условник” операциясе башланды

Бүгеннән илдә, шул исәптән Зәй районында “Условник” операциясе башланды.

18-22 октябрьдә җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре белән берлектә шартлы хөкем карары үтәүчеләрне, мәҗбүри эшләргә билгеләнгәннәрне, шулай ук иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтканнарны яшәү урыннарына барып күзәтә, алар белән профилактик әңгәмәләр кора.

- Безнең максат - инде бер кат ялгыш юлга кереп хөкем карары алучыларны кабат хокук бозуларга барудан саклап калу. Республика буенча караганда, кызганыч, нәкъ менә шундыйлар тарафыннан җинаять кылу очраклары күзәтелә. Безнең район буенча ел башыннан 20 шартлы хөкем карары алучы иректән мәхрүм итү урыннарына озатылды. Болар ниндидер куркыныч җинаять кылучылар түгел, ә тиешле закон таләпләрен үтәмичә, административ җаваплылыкка тартылып, шартлы хөкем карарын бозучылар. Без аларның кабат хокук бозуларга баруын, әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыруын булдырмаска тырышабыз, - ди инспекциянең район бүлеге җитәкчесе Андрей Иванов.

9 айлык нәтиҗәләр буенча Зәй районында шартлы хөкем алучылар - 292 кеше. Бу вакыт эчендә шуларның 36сына карата сынау шарты вакыты озайтылган, 13 кешегә карата өстәмә бурычлар билгеләнгән.

-”Условник” операциясе барышында без участок вәкаләтлесе белән берлектә исәптә торучыларның өйләренә барабыз, аларның яшәү рәвешен үз күзләребез белән карап бәяләү мөһим. Үзләре, туганнары белән сөйләшәбез, аларның тормышка карашын билгеләргә, куркыныч янау-янамавын ачыкларга тырышабыз. Әйләнә-тирәдәгеләрнең тынычлыгы нәкъ менә шуңа бәйле бит, - ди инспектор Гөлназ Биктимерова.

Операция барышында тикшерүчеләр эчкечеләрне, наркоманнарны да күздән ычкындырмый. Хокук тәртибен саклаучылар аларның җыела торган урыннарын - притон һәм подвалларны, ташландык йорт һәм җылылык трассаларын да тикшерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: