Зәй офыклары

Зәйдә вакцина ясатырга теләүчеләр саны артты

Татарстан баш санитар табибының «Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында» карары нигезендә соңгы вакытта Зәй районында коронавирустан прививка ясарга теләүчеләр саны артты, дип хәбәр итәләр үзәк дәваханәдән.

Зәй үзәк дәваханәсе  баш табибы Айдар Фатыйхов сүзләренә караганда, 13 октябрьдә Зәй районында коронавируска каршы прививканың беренче компонентын 250 кеше ясаткан, кабат 60ка якын кеше вакциналаштырылган. Хәзерге вакытта районда халыкның 47% ка якыны прививка ясаткан, бу - 15 716 кеше дигән сүз.

- Әгәр элек тәүлегенә уртача 18-20 кешене вакциналаштыра алсак, 11 октябрьдән вакцина ясарга теләүчеләр шактый саны  артты. Шул сәбәпле,  халыктан  медицина хезмәткәрләре эшенә аңлап карауларын сорыйбыз. Әйе, прививка алдыннан планлы тикшерүгә чиратлар барлыкка килде, бу - кирәкле процедура. Шуны да онытмаска кирәк, медицина персоналы артмый, кадрлар элеккечә, ә йөкләнеш артты, - ди Айдар Фатыйхов.

Аның сүзләренә караганда, районда өстәмә вакцинация пунктлары булдыру зарурлыгы юк. Чөнки теләсә кайсы вакытта, хәтта төнлә дә вакциналаштыру мөмкинлеге бар.

- Хәзерге вакытта без район үзәк дәваханәсендә тәүлек әйләнәсе вакциналаштыру үткәрәбез. Моннан тыш, 3 табиб амбулаториясе - Мирный бистәсендә, Яңа шәһәрдә («Салават күпере» поликлиникасы) һәм Иске Зәйдә эшли. Боларга өстәп, ике бригада  предприятиеләргә һәм авыл җирлекләренә  вакциналаштыру үткәрергә чыга, - ди Айдар Фатыйхов.

Ул шулай ук ярты елдан соң каралган ревакцинация турында да искә төшерде. Бу процедура өчен дә беренче тапкыр кебек үк процедураны үтәргә кирәк – анкета тутырырга һәм табиб күзәтүе узарга.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: