Укучылар Высоцкий башкаруындагы җырлар һәм театр монологларының язмаларын тыңладылар.
17 гыйнварда "Энергетик" Мәдәният сарае хезмәткәрләре 4нче мәктәпнең VII А сыйныфы укучылары өчен шагыйрь, театр һәм кино артисты, легендар җырлар авторы һәм башкаручыcы Владимир Высоцкийга багышланган "Высоцкий исемле йолдыз" дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрделәр.
Балалар Высоцкийның тормышы, аның туганнары, якыннары, хезмәттәшләре истәлекләрен барладылар. Әдәби-музыкаль композиция Владимир Высоцкийның шигырьләре һәм җырлары белән тулыландырылды. Укучылар Высоцкий башкаруындагы җырлар һәм театр монологларының язмаларын тыңладылар. Аның әсәрләре - үзенең рухи-фәлсәфи яктан тирән эчтәлекле һәм күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә торган шигырьләр. Бөек Ватан сугышына багышланган җырларга аерым игътибар бирелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз