Зәй офыклары

Зәйдә - яңа билгеләнүләр

Дүшәмбе киңәшмәсендә яңа җитәкчеләрне тәкъдим иттеләр.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Разиф Кәримов активка 88нче номерлы шәһәр янгын бүлегенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Вакытлыча җитәкче  вазыйфасын башкаручы итеп  элек шул ук бүлек башлыгы урынбасары булган Владимир Петров билгеләнде. Элеккеге җитәкче Владимир Агриков пенсия яшенә җитү белән бәйле рәвештә вазифадан азат ителгән.

Тагын бер билгеләнү Зәй районы башкарма комитетында булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы вазыйфасына югары юридик белеме һәм элек Зәй предприятиеләрендә эшләгән Владимир Чупахин билгеләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: