Зәй офыклары

Зәйдә янгын чыгуны кисәтүче җайланмалар урнаштырыла

Зәйдә декабрь аенда янгын чыгуны кисәтүче җайланмалар 83 йортка урнаштырылачак.

Янгыннарны булдырмауның иң нәтиҗәле чараларының берсе – янгын чыгуны кисәтүче автоном җайланма  кую. Ул аз гына төтен чыгуны да сизә һәм тавыш бирә башлый.

Зәй муниципаль районында  янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында агымдагы елның декабрендә аерым категория кешеләрнең йортларына республика бюджеты хисабына шундый җайланмалар куела.  Исемлеккә күп балалы, аз керемле гаиләләр, олы яшьтәгеләр, ялгыз яшәүчеләр кертелгән. Әлеге категориядәге 83 йортка янгын куркынычы турында хәбәр итүче җайланмасы (пожарный извещатель)  урнаштыру планлаштырыла. Бу юнәлештә эш 88нче янгын-коткару бүлеге һәм социаль хезмәт вәкилләре белән берлектә алып барыла.

“Йортларга янгын чыгуны кисәтүче автоном җайланма кую - янгыннарны булдырмый калу алымнарыннан берсе. Махсус датчик, ут капса, төтенли башласа, каты тавыш чыгарып, куркыныч янавы турында кисәтә. Ул тиешенчә эшләсен өчен ярты елга бер тапкыр батарейкаларын алыштырып торырга гына кирәк”, -ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.

Янгыннарның тискәре нәтиҗәләрен киметү максатында заманча куркынычсызлык системалары кертелә. 2016 елдан башлап Татарстан Президенты ярдәме белән автоном янгын хәбәрчеләре кую алып барыла.

 

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

 

        

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: