Зәй офыклары

Зәйдә янгыннарны кисәтү максатыннан рейдлар оештырыла

Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары социаль яклау белгечләре белән берлектә ялгыз яшәүче өлкән кешеләр, аз керемле, күп балалы, социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә булалар.

Белгечләр әйтүенчә, мондый чаралар балалар, өлкәннәрнең нинди шартларда яшәве, мондый гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүен ачыклау максатыннан оештырыла. Шуның өстенә, хәзер янгын чыгу куркынычы көчәйгән көзге вакыт. Бу чорда электр җылыткычларын, мичләрен куллану арта.

Бу айда без шундый 30 гаиләдә булдык. Мондый гаиләләр безнең махсус контрольдә тора. Рейдлар барышында һәр гаиләдә профилактика эшләре дә алып барыла - янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмәләр дә үткәрелә, бу темага кагылышлы белешмәләр дә таратыла”, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Зөлфия Ризванова.

Шулай ук рейдлар барышында янгын турында автоном хәбәр итүче җайланмалар, аларның төзек булуы тикшерелә.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: