Зәй офыклары

Зәйдә яшәүче ханым машина сатып алам дип мошенникларга 25 мең сум акча күчергән

Узган атнада дүрт зәйле мошенниклар кармагына эләккән.

Узган атнада зәйлеләрнең мошенниклардан зыян күрү очраклары янә теркәлгән.  Полиция хезмәткәрләре шикле кешеләр белән сөйләшмәскә, банк картасы турындагы мәгълүматларны берәүгә дә әйтмәскә кирәклеге хакында гел искәртеп тора, тик бу ялгышны кабатлаучылар кимеми.

24 ноябрьдә эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз 25000 сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә. Әлеге хатын-кыз “Авито”  сайтында машина сату турында белдерү күреп, күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтырата. Автомобильне сатучы аңа банк счетына  25000 сум күләмендә алдан түләү кертергә тәкъдим итә. Зыян күрүче акчаны күчергәч, мошенникның телефон номеры җавап бирми башлый.

 

Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: