Зәй офыклары

Зәйдә яшәүче хатын-кызның банк счетыннан мошенниклар акчасын урлаган

20 июльдә эчке эшләр бүлегенең кизү частенә безнең шәһәрдә яшәүче 28 яшьлек ханым банк счетларыннан 150 мең сум күләмендә акчасын урлаулары турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

28 яшьлек Зәйдә яшәүче хатын-кыз телефонына билгесез кеше шалтырата. Ул үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм сөйләшү барышында әлеге ханымның банк операциясен гамәлдән чыгару тәкъдиме белән, алдау юлы белән,  банк счетларыннан 150 мең сум күләмендә акчасын урлый. Караклык факты буенча җинаять эше кузгатыла, әлеге җинаять кылган затны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зыян күрүче мондый төр мошенниклык һәм урлаулар турында белә.

- Мондый төр мошенниклык миңа кагылыр, өстәвенә,  шул рәвешле алданырным дип уйлап та карамадым, - ди әлеге ханым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: