Зәй офыклары

Зәйдә яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвеше кызыксындыра

Зәй эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе наркотикларга каршы пропаганда эшләрен алып бару максатында яшүсмерләр арасында волейбол турниры оештырды.

- Әлеге чара аша без яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвеше алып баруның өстенлекләрен күрсәтергә телибез. Гомумән актив тормыш алып барган кешенең негатив күренешләргә вакыты калмый. Турнир барышында без наркотикларның кеше тормышын җимерүе турында да мәгълүмат бирәбез, - ди бүлекчә башлыгы Эльмир Хәйретдинов.

Волейбол турниры бүген шәһәрнең 7нче мәктәбендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: