Зәй офыклары

Зәйдә “Язгы игелек атнасы” старт алды

Районда 15-24 апрельдә "Язгы игелек атнасы" уза. Әлеге игелекле чара узган шимбәдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда шәһәр мәктәпләренең ирекле волонтерлар хәрәкәте отрядлары катнашында тантаналы төстә ачылды. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ирина Бертман ачты һәм атна дәвамында нинди игелекле чараларда катнашу мөмкинлеген бәян итте, барысын да мәрхәмәтле, файдалы эшләрдә...

Районда 15-24 апрельдә "Язгы игелек атнасы" уза. Әлеге игелекле чара узган шимбәдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда шәһәр мәктәпләренең ирекле волонтерлар хәрәкәте отрядлары катнашында тантаналы төстә ачылды. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ирина Бертман ачты һәм атна дәвамында нинди игелекле чараларда катнашу мөмкинлеген бәян итте, барысын да мәрхәмәтле, файдалы эшләрдә актив катнашырга чакырды. Чарада шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, шәһәр Советы депутатлары, "Зәй урман хуҗалыгы" җитәкчелеге дә катнашты. Ирекле волонтерлар хәрәкәте отрядлары чарага кош оялары да ясап килгән иде. Соңыннан алар бер урынга җыелып, машинага төяп, урман хуҗалыгына озатылды. Нинди генә кош оялары юк иде! Түбәләмә машина кош оясы урман аланына юл алып, алар агачларда урын алды. Шул рәвешле, малай-кызлар "Язгы игелек атнасы"н игелекле гамәл белән башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: