Зәй офыклары

Зәйдә "Җәйге каникуллар җитә" дигән куркынычсызлык дәресе уздырылды

Куркынычсызлык дәресен Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе белгечләре 4нче мәктәпнең VI Б сыйныфы укучылары өчен үткәрде.

Берничә көннән малайлар һәм кызлар өчен дә иң матур вакыт - җәйге каникуллар башлана. Җәйге ял вакытында  күңелсезлекләр, имгәнүләр булмасын өчен җәен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында истә тотарга кирәк.

Зәйнең  Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе белгечләре 4нче мәктәпнең VI Б сыйныфы укучылары өчен куркынычсызлык дәресе үткәрде.
"Җәйге каникуллар җитә" дигән дәрес барышында балалар җәйге каникул вакытында үз-үзеңне тоту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  Төп темалар - өйдә, көнкүрештә, шәһәр урамнарында, таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, ял итү урыннарында, табигатьтә, сулыкларда, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү.

Клуб дәресе һәр сорауга җентекләп җавап бирү белән дискуссия формасында үтте. Балалар җәмгыятьтә  тормыш иминлеге – кешенең мөһим ихтыяҗы, дигән нәтиҗәгә килделәр. Куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен, шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, шул исәптән учак яндыру, суда өлкәннәр каравыннан  башка булу, үзең генә урманга бару һ.б.лар - куркыныч факторлар булып тора.
Укучылар шулай ук яшен вакытында үз-үзеңне тоту турында да сөйләштеләр.
VI сыйныф укучылары "Җәйге каникулларда үз-үзеңне тиешле тоту" дигән  плакатлар конкурында катнаштылар.

 

Каршыга агрессив эт килеп чыкканда  үз-үзен тоту турында Сергей җентекләп сөйләде, ул шәһәр читендә яши һәм еш кына йортсыз этләр белән очраша икән. Ул үзенең сыйныфташларына практик киңәшләр бирде.

Чара барышында укучыларга "Җәйге чорда балалар куркынычсызлыгы турында" видеоролик күрсәтелде.

- Без балаларның җәе хәвеф-хәтәрсез узар, дип өметләнәбез, иң мөһиме - үз иминлеген турында һәрвакыт кайгыртырга кирәк, - ди китапханә белгече Зөлфия Гыйльманова.

Фотолар китапханәдән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: