Зәй офыклары

Зәйдә "Юл аша дөрес чык" акциясе үткәрделәр

Зәйнең 7нче мәктәбе укучылары "Юл аша дөрес чык" акциясе үткәрделәр.

Көннәр җылыну белән балалар күп вакытларын урамда уздырырга тырыша. Еш кына алар өлкәннәр күзәтүе астында булмый.  Укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү максаты белән  Зәйнең 7нче мәктәбе укучылары "Юл аша дөрес чык" акциясе үткәрделәр.

Дәресләр башланыр алдыннан алар укучыларга белешмәлекләр тараттылар һәм кече яшьтәге мәктәп укучыларына юл йөрү өлешен ничек дөрес итеп күчәргә кирәклеген күрсәттеләр.

Фотолар "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: