Зәй офыклары

Зәйдә юл инспекторлары балаларны йөртүче автобусларны тикшерде

21-22 июль көннәрендә Зәй районы территорияюлларында юл иминлеге сагы хезмәткәрләре балалар төркемнәрен автобусларда йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча профилактик чара үткәрделәр.

 Балаларны шәһәр һәм шәһәрара автобусларда йөртүне оештыруга куелган таләпләр "Балалар төркемен автобусларда йөртү кагыйдәләрен раслау турында” 2020 елның 23 сентябрендәге 1527 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнә. Әлеге карарда, балаларны йөртү өчен бер яки ике автобус кирәк булганда, бу турыда урыннардагы ЮХИДИ бүлегенә хәбәр итәргә кирәк, ә инде өч автобус яки аннан күбрәк балалар булганда, аларны сәфәр вакытында патруль машинасы белән озату өчен гариза бирү мөһим. Сәфәр 12 сәгатьтән артык дәвам итсә, шулай ук медицина хезмәткәренең дә аларны озата баруы кирәк. 7 яшькә кадәрге балаларны 4 сәгатьтән артыклык сәяхәткә алырга ярамый. Балаларны йөртүче автобуста сары яки кызгылт сары төстәге маячок кабызылырга тиеш. Автобус йөртүчеләргә дә аерым таләпләр бар.
Рейд нәтиҗәсендә балалар төркемнәрен йөртүдә нинди дә булса хокук бозулар ачыкланмады, әмма бер автобус төзек булмаган техник торышы сәбәпле штраф стоянкага ябылды, дип хәбәр итәләр безгә ЮХИДИ бүлегеннән. 

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: