Зәй офыклары

Зәйдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүне яхшырту турында сөйләштеләр

Быелның ун аенда исерек хәлдә руль артына утырган 139 машина йөртүче ачыкланган.

Зәйдә башкарма комитет каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы урышы булды.
Анда төп доклад белән ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин чыгыш ясады. Ул агымдагы елның ун аеда район юлларында булган юл-транспорт һәлакәтләрен анализлады, аларны киметү буенча күрелгән чаралар турында сөйләде.
Машина руле артына исерек килеш утырган машина йөртүчеләр гаебе белән 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган 7 кеше тән җәрәхәтләре алган. Тулаем алганда ун айда исерек хәлдә руль артына утырган 139 (узган ел 259) машина йөртүче ачыкланган.
Балалар белән бәйле 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 3 бала тән җәрәхәтләре алган.
-Урам-юл челтәренең торышы начар булу сәбәпле, 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 2 кеше һәлак булды, 12 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алды. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү таләпләрен үтәмәү фактлары буенча 8 вазифаи зат җаваплылыкка тартылды, - диде ЮХИДИ башлыгы.
Балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 100 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Юл инспекторлары, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениеснең Зәй бүлеге мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре белән берлектә балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча даими рәвештә төрле чаралар үткәрә. Шунысын да әйтик, шәһәр-районда 23 яшь юл инспекторлары отряды эшчәнлек алып бара. Аларда 286 бала исәпләнә. Әлеге отрядлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча зур эш алып бара.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: