Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә юл-транспорт һәлакәтләре кимегән

Узган елның 10 ай күрсәткечләре белән чагыштырганда, районда юл-транспорт һәлакәтләре - 220 очракка (2020 елда - 544 булган), аларда тән җәрәхәтләре алучылар 25кә кимегән.

 

Әлеге саннар бу атнада узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышында яңгырады. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев алып барды.
Район юлларындагы вазгыять, күрелгән чаралар һәлакәтләр статистикасында нинди чагылыш табуы турында төп доклад белән ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин чыгыш ясады.
Руль артына исерек килеш утырган машина йөртүчеләр гаебе белән 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган, 7 кеше тән җәрәхәтләре алган. Тулаем алганда, ун айда исерек хәлдә руль артына утырган 139 (узган ел 259) машина йөртүче ачыкланган.
Балалар белән бәйле 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 3 бала тән җәрәхәтләре алган.
- Урам-юл челтәренең торышы начар булу сәбәпле, 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 2 кеше һәлак булды, 12 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алды. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү таләпләрен үтәмәү фактлары буенча 8 вазифаи зат җаваплылыкка тартылды, -диде ЮХИДИ башлыгы.
Рамил Гарифуллин чыгышыннан күренгәнчә, балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 100 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Юл инспекторлары, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре белән берлектә балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча даими рәвештә төрле чаралар үткәрә. Шунысын да әйтик, шәһәр-районда 23 яшь юл инспекторлары отряды эшчәнлек алып бара. Аларда 286 бала исәпләнә. Әлеге отрядлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча зур эш алып бара. Әлеге эшчәнлек турында “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов сөйләде.
Утырышта шулай ук кышкы чорда юлларны кар-боздан чистарту, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча кайбер мәгариф учреждениеләре һәм аерым авыл җирлекләрендә башкарылган эшләр турында мәсьәләләр дә тикшерелде.
Утырышта юлларда аварияләрне киметү буенча бурычлар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев