Зәй офыклары

Зәйдә зиратлар тәртипкә китерелә

Зәйлеләр, өмәләрдән читтә калмыйк.

Көчле яңгырлардан соң шәһәр-бистәләрдә генә түгел, авыл зиратларын да тәртипкә китерүләр бара. 1 августта Сармашбаш авылы зиратында өмә оештырылды. Шул рәвешле зиратны чистарту һәм тәртипкә китерү буенча күмәк эштә биш дистәгә якын кеше катнашты. Алар зиратны тәртипкә китереп, аның коймалары, капксын буяды. Әлеге матур үрнәккә күрше Югары Мәлем авылы халкы да кушылды.

Фото Сармашбаш авылы ватсап төркеменнән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: