Зәй офыклары

Зәйдән Дятловлар безнең флешмобка кушыла

Бүген - Әтиләр көне.

Бүген - 17 октябрьдә бәйрәм ителүче Әтиләр көне уңаеннан без социаль челтәрләрдә флешмоб башлап җибәргән идек.

Зәйдә яшәүче Дятловларның күркәм гаиләсе безнең флешмобка кушылды. Әлеге фотода сез гаиләнең  өч буын әгъзаларын күрәсез. Есения һәи Егор үзләренең бабалары Иван Данилович һәм әтиләре Олег Иванович белән горурлана. 

- Берничә буын дус-тату булып яшәгәч, гаиләдә үсүче балалар тиешле тәрбия ала. Балалар өлкәннәргә карата ихтирамлы булырга өйрәнә, - ди "Кояшкай" бакчасы тәрбиячесе Венера Сәмигуллина.

Флешмобта катнашу өчен үзегезнең инстаграм битегезгә  “Әти белән бергә эшкә”,  "Әти белән бергә зарядка ясыйбыз", "Әтием- үрнәк", "Әтием киңәше", "Әтием агачы", "Әтием белән уртак эш", "Минем әти булдыра!" һ.б. әтиләр белән темаларга фото яки видео урнаштырып #әтибеләнбергәэшкә  #әтиембеләнзарядка  #әтиемүрнәк #әтиемкиңәше #әтиемагачы #минемәтибулдыра #әтиембеләнуртакэш #папаможет #деньотца,  #вместеспапой,  #папарядом #поздравимпапу хештеглары куегыз.

Фотолар Дятловларның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: