Зәй офыклары

Ленар Гаянов: Зәй егете Илназ Латыйповтан Олимпия чемпионы чыгачак

“Зәй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илназ Латыйповка ирекле көрәш буенча Россиянең спорт остасы мактаулы исеме бирелде.

Зәйдә ирекле көрәш буенча республика беренчелеге узды. Тантанада “Зәй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илназ Латыйповка ирекле көрәш буенча Россиянең спорт остасы мактаулы исеме бирелде. Ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы федерациясе вице-президенты Ленар Гаянов якташ турында җылы сөйләде.
- Илназ Латыйпов - бүгенге көндә республикада гына түгел, илдә танылган талантлы спортчы. Бергәләп көч куйсак, аннан Олимпия чемпионы чыгачак. Шулай итеп Зәй җиреннән яңа Олимпия чемпионы чыгачак, Алла боерса, - диде ул мактаулы бүләк тапшырганда.

Илназ Латыйпов татар гимназиясен тәмамлаган, ирекле көрәш белән ун ел шөгыльләнә. Бик күп дәрәҗәле бил алышлар җиңүчесе ул.
- Миңа 10 яшь булганда, әтием ирекле көрәш секциясе турында ишетеп, миңа да үземне сынап карарга кушты. Һәм мине ул бирегә алып килде. Беренче тренерларым - Рамил Салихов һәм Илнур Хуҗиннар. Бүгенге көндә тренер Миңнеислам Сәфәров кулы астында шөгыльләнәм, - ди Илназ Латыйпов.
Көрәш - аның өчен яшәү мәгънәсе, ул үзен бары тик ирекле көрәш юнәлешендә генә күрә.
-Минем алга таба Дөнья беренчелеге һәм чемпонатында җиңәсем һәм Олимпиадада катнашасым килә, - ди Илназ Латыйпов.
Бер нәрсә дә буш урында тумый, билгеле, җиңүләр артында зур тырышлык ята.

Көрәш мәйданында яңа казанышлар һәм уңышлар телибез сиңа, Илназ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: