Зәй офыклары

Зәйле алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

Зәй шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, суд балигъ булмаган балаларын карап тоту өчен алимент түләүдән баш тарткан 26 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган.

Суд хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан.
Суд карары нигезендә, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән әлеге хатын-кыз балигъ булмаган улы һәм кызына 2015 елда алимент түләргә тиеш булган.

Хөкем ителүче алимент түләү буенча нәтиҗәле чаралар күрмәгән. Суд аны 60 сәгать мәҗбүри эшләргә тарту кебер җәзага тарткан булган. Әмма 2021 елның 13 февраленнән алып 20 маена кадәр хөкем ителүче янә алимент түләүдән качкан, балигъ булмаган балаларны тәрбияләү өчен матди ярдәм күрсәтмәгән. Нәтиҗәдә, бу чорда алиментлар буенча аның бурычы 283 мең сумнан артып киткән.


Хөкем ителүче үз гаебен танымаган. Суд аңа 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән. Аның хезмәт хакыннан дәүләт файдасынга ай саен 5 проценты тотылып барылачак.
 

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: