Зәй офыклары

Зәйле бер ир-атка суккан өчен хөкемгә тартылды

Әле аңа мораль зыян өчен 120000 сум күләмендә компенсация түләргә дә туры киләчәк.

Зәй шәһәр прокуратурасы Зәйдә яшәүче бер ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Әлеге кеше узган елның августында үзара низаг чыгып, бер ир-атның йөзенә йодрыгы белән суга. Зыян күрүченең исә аскы теш казналыгы сына.
Гаепләнүче үз гаебен судта тулысынча таныган. Аңа карата бер елга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләнгән.
“Хөкем ителүчегә җәза үтәтү инспекциясе рөхсәтеннән башка яшәү һәм эш урынын үзгәртү, муниципаль берәмлек чикләреннән чыгу рөхсәт ителми, шулай ук ай саен әлеге органда теркәлү узарга тиеш”, - ди шәһәр прокуроры ярдәмчесе Руслан Самохин.
Моннан тыш, судта зыян күрүченең мораль зыян өчен компенсация түләттерү турында гражданлык дәгъвасы каралган. Суд мораль зыян өчен 120000 сум күләмендә компенсация күләмен билгеләгән. Хөкем ителүчегә калган өлешне -100000 сум күләмендә акчаны түләргә туры киләчәк.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: