Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйле мошенникларга 140000 сум акчасын күчергән

Мошенниклык гамәлләре турында даими кисәтеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүче зәйлеләр һаман очрап тора.

Сак булыгыз, алданмагыз, дип, атна саен диярлек язып торабыз. Ләкин безнең халык ышанучан да, ярдәмчел дә бит ул. Мошенниклар шуннан оста файдалана да инде. Алар алдау юлы белән баюның яңадан-яңа юлларын табып кына торалар.

5 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз 140000 сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә. Аңа билгесез кеше шалтыратып,  үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм  мошенникларның аның кредит картасыннан акча урларга маташуы, акчаларны башка счетка күчерергә кирәк булуы  турында хәбәр итә. Шуннан соң зыян күрүче үзенең кредит картасыннан мошенник күрсәткән банк счетына 140000 сум акчасын күчергән. Әлеге факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев