Зәй офыклары

Зәйлеләр абсолют чын көрәш буенча республика ярышларында катнашты

Ярышлардан безнең Максим – көмеш, ә Кәрим бронза медаль алып кайтты.

Казанда беренче тапкыр чын көрәш буенча Татарстан Республикасының ачык сайлап алу турниры узды. Бу яшь һәм динамикалы спорт төре бөтен дөньяда популярлаша бара. Анда Зәйнең “Застава” хәрби-спорт патриотик клубына йөрүчеләр катнашты.
Ярышларда 320 спортчы үз көчен сынады, шуңа күрә көндәшлек бик көчле иде. Зәй данын алты көрәшче яклады. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Максим Архипов үз авырлык категориясендә икенче урынны – көмеш медаль алды. Ә Кәрим Кәлимуллин бронза медаль белән кайтты.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: