Зәй офыклары

Зәйлеләр ак халатлы шәфкать ияләренә рәхмәтле

“Зәй офыклары” газетасының “Бергә булсак - җиңәрбез” проекты кысаларында катлаулы тормыш шартларын позитив рухта җиңүчеләр турында язмалар урнаштырабыз.

Билгеле булганча, без “Зәй офыклары” газетасында, сайтыбызда һәм социаль челтәрләрдә агымдагы елда “Бергә булсак - җиңәрбез” баш астында махсус проектны гамәлгә ашырабыз. Проект кысаларында катлаулы тормыш шартларын позитив рухта җиңүчеләр турында язмалар урнаштыруны күз уңында тотабыз. Бу көннәрдә генә редакциябезгә шәһәрдәшебез Флүрә Рәҗәп кызы Аюпова мөрәҗәгать итте.

Өлкән яшьтәге ханым, аяклары авырту сәбәпле, район үзәк дәваханәсенең неврология бүлегендә дәваланган, ул биредәге медицина хезмәткәрләре эшенә бик күңеле булып, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә.


- Яшь вакытта аз-маз сәламәтлек мәсьәләсе борчуга бик игътибар итмисең, ә менә өлкәнәйгәч әле бер, әле икенче урын авыртырга гына тора. Соңгы вакытта аякларым борчый башлады. Балаларым мине дәваханәгә салдылар. Башта бер дә ятып дәваланасым килмәгән иде, ә инде табиб Александр Мороз һәм аның кул астында эшләүче медперсонал күзәтүенә эләккәч, әле ярый вакытында дәваланырга булганмын дип сөендем. Дәваханәдә үз эшен яхшы белүче, бу авыр пандемия чорында да авырыксынмыйча авыруларны терелтергә тырышып, ягымлы мөнәсәбәттә булган һәр медицина хезмәткәренә зур рәхмәтемне җиткерәм. Үзләре дә исән-сау булып, күрсәткән яхшылыклары меңе белән әйләнеп кайтсын, - ди Флүрә апа.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: