Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Билгесез солдат көне уңаеннан Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында истәлекле чара узды.

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

Районыбызда да бу көнне батыр каһарманнарны хөрмәтләп искә алалар. Солдатлар батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Зәйдә Билгесез солдат көне һәр елны Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында билгеләп үтелә. Быел да бирегә хәрби комиссариат, хәрби-патриотик клубларда шөгыльләнүчеләр, яшьармиячеләр, укучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре  җыелды. Чараны район башлыгы урынбасары Петр Урайзайкин ачты.

-Бүген йөрәгебездә тирән эз калдырган көн. Районыбыздан  фронтка 11600 кеше киткән, шуның 7410ы сугыш кырларында башларын салган һәм хәбәрсез югалган.Батырларча көрәшкән райондашларыбызны искә алу, патриотик-тәрбияви чаралар оештыру – изге бурычыбыз, - диде Петр Уразайкин.

 Чарада катнашучылар алдында хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, “Гвардия” эзтабарлар хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Виктор Никифоров, “Форпост” клубы җитәкчесе Алексей Алексеев чыгыш ясады.
Шунысы игътибарга лаек, Зәй эзтабарлары ел саен казу эшләрендә катнашып,  Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны табуга зур өлеш кертә. Виктор Никифоров казу эшләрендә катнашуны тәэмин итүгә химаячелек ярдәме күрсәтүчеләр һәм эзтабарлар отрядына рәхмәт сүзләре җиткерде.
-Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул
- Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә, - диде Алексей Алексеев.
Яу кырында ятып калган зәйлеләр бер минут тынлык белән искә алынды.Тантанада катнашучылар алар истәлегенә мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев