9 июль – Корбан бәйрәме – эшләми торган көн булачак.
Татарстан Республикасы Президентының "2022 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында" 9 апрель, 256нчы номерлы Указы нигезендә, 9 июль – Корбан бәйрәмен үткәрү көне – эшләми торган бәйрәм көн булачак.
2022 елда 8 июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз