Зәй офыклары

Зәйлеләр гражданлык бурычларын үтәүгә җаваплы карый

Зәйдә шәһәрнең үзәк өлешен, Кармалка, Воздвиженка бистәләрен үз эченә алган санитар эпидемиологик үзәктә урнашкан сайлау участогына кичә дә, бүген дә халык күпләп килә.

Шәһәрнең санитар эпидемиологик үзәге бинасында урнашкан 1435нче сайлау участогына Октябрь, Гагарин, Горбунов, Никифорово, Партизан, Речная, Тукай, Лесная, Комсомол урамнарының күпчелек йортларында яшәүче һәм Кармалы, Воздвиженка бистәләрендә булган сайлаучылар беркетелгән. 

- Безнең участок хәйран күп сайлаучыларны колачлый, барлыгы 1596 кеше исемлектә. Шуңадырда кичә дә, бүген дә халык агымы туктап тормый. Быел бер сайлаучы беренче кат тавыш бирә, без аңа истәлекле бүләк әзерләдек. Сайлаулар исә, тиешле тәртиптә бара, барлык санитар таләпләргә аеруча игътибарлыбыз, сайлау комиссиясендә нигездә санитар - эпидемиологик үзәк хезмәткәрләре эшли, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Резеда Абзалова. 

Тавыш бирергә килүчеләр арасында биредә беренче көндә күпчелек воздвиженкалылар булган. 

- Мин мөһим вакыйгада катнашуны кичектерергә теләмәдем, шуңа да үз тавышымны бирдем инде, - ди Воздвиженка бистәсендә яшәүче Әминә ханым. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: