Зәй офыклары

Зәйлеләр Казан Сабантуен гөрләтте

Татар халкының милли бәйрәме – Казан Сабантуе шаулап-гөрләп 19 июньдә Тынычлык бистәсендәге каенлыкта узды.

Төп мәйданга керүгә үк, республиканың 11 районының традицион ихаталарын чагылдырган мәйданчыклар тезелеп киткән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка хөрмәтле кунаклар бәйрәм чарасына әзерләнгән өй аллары буйлап үттеләр. 
Бу мәйданчыклар милләтебез, гореф-гадәтләребезне чагылдырып, һәр районның тормыш-көнкүреше белән танышу мөмкинлеге бирә. Зәй ихатасы исә ерактан ук үзенең бай, купшы булуы белән бәйрәм кунакларын җәлеп итте. Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә 200 кешедән торган Зәй делегациясе быел да Казан Сабантуен гөрләтте. Район мәйданчыгында шәһәребезнең 370 еллык юбилеена игътибар күбрәк бирелгән иде. Шул уңайдан махсус макет урнаштырылып, көн дәвамында ул фотозона буларак эшләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов быел да Зәй районы ихатасында булды. “Мирас” җыр-бию ансамбленең матур җырлары астында милли киемле кызларыбыз сый-нигъмәтләр белән каршы алды үзләрен. Зәй ишегалдына керүгә үк - көрәш келәме. Келәмдә Зәй көрәшчеләре бил алышканны Президент зур кызыксыну белән күзәтте. Районыбыз батырлары Илнар Хәйруллин, Азат Кашапов матур бил алыш  алымнары күрсәткәннән соң, Рөстәм Миңнеханов белән фотога төшәргә дә өлгерде. Күпләргә мәгълүм, Зәй районында татар көрәшенә зур игътибар бирелә, атаклы көрәшчеләренең исемнәре еракларга таралган.
Сабантуй бәйрәмендә Зәй ишегалдыннан халык бер дә өзелмәде, татарстанлылар гына түгел, илебезнең башка төбәкләреннән килүчеләр дә, чит ил кунаклары да үз итте безнекеләрне. Зәй кызлары Германия делегациясе вәкилләренә милли баш киеме - түбәтәй бүләк иттеләр. Немецлар исә зәйлеләргә җавап йөзеннән, баянда үзләренең милли көйләрен башкарып, бәйрәмнән канәгать булуларын белдерделәр.
-Мондый киң масштаблы бәйрәмдә булып, кунакчыл Татарстан халкы белән күрешүебезгә чиксез шатбыз.Чыннан да, Сабантуй бәйрәме югары дәрәҗәдә оештырылган. Германия белән Россия, Татарстан арасында һәрвакыт җылы мөнәсәбәт булды. Бернәрсәгә карамастан, милләтләр дуслыгы озакка сузылыр дигән теләктә калабыз,- диде Германия кунагы, төзелеш төркеме вәкиле Борис Кемпф.
Гореф-гадәтләребезне тасвирлаучы, районыбызның якты йөзен чагылдыручы экспонатларга бай булды ихата. Чигүле сөлге-мендәрләр, тукылган паласлар, Зәйнең 370 еллык юбилее уңаеннан ясалган сувернирлар, милли ризыклардан әзерләнгән табын күпләрне таң калдырды. Бер мәйданда кызу бил алыш барса, икенче урында Сабантуеның күрке булган халык уеннары гөрләде. Зәй ягы көнкүреше белән якыннан танышырга теләүчеләр рәхәтләнеп милли уеннарыбызда катнаштылар, бүләкләр оттылар. Капчык сугышында көн дәвамында кеше бер минутка да өзелмәде. Гер дә күтәрделәр, чын чүлмәкне дә ваттылар. Милли уеннар уздыруга җаваплы булган яшьләр эшләре идарәсе коллективы Сабантуй дәвамында халыкның күңелен күрү өчен тырышты.
Сабантуй мәйданында чын авыл өйләрендәге кебек ягылган мичтә коймак пеште, самавыр кайнады. Коймак пешерүче Зәй кызларының эссе көндә кайнар мич янында торуларына карамастан, йөзләреннән елмаю китмәде. Самавырлы чәй өстәле янында чын бәйрәм рухы сизелә иде. Мәскәү шәһәреннән килгән кунаклар да мичтә пешкән коймакның аеруча тәмле булуын белгертеп, ачык йөзле, кунакчыл Зәй кызларына рәхмәт сүзләре ирештерделәр.
Көн дәвамында сәхнәдән Зәй үзешчәннәренең дәртле җырлары яңгырады. Зәй егете, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов моңлы тавышы белән күпләрне сокландырды.
Зәй ишегалды башка район мәйданчыкларыннан чын мунчасы белән дә аерылып торып, күпләрне үзенә җәлеп итте. Мунчачы Алексей Герасимов Зәй урманнарында әзерләнгән себерке, шифалы үләннәр белән мунчага килүчеләрне каршы алды.
-Зәй мәйданчыгына үзенчәлек өстәү максатыннан мунча булдырдык менә. Килгән кунаклар аның чын булуына ышанмыйлар, иң элек кызыксыналар, сораштыралар. Иптәшләре белән эссе мунчада керергә дип яңадан килүчеләр дә булды, - ди Алексей Петрович.
Ишегалдының бер почмагында кечкенә зоопарк та булдырылган. Зәй районыннан алып килгән күркә, токымлы кош-кортлар, кәҗәләр, йорт куяннары янында бала-чага гына түгел, өлкәннәр дә кайнашты.
Мәйданчыкта тәкъдим ителгән төрлелектән кунаклар канәгатьләнү хисләре кичерүләрен яшермәделәр. Бар яктан уңган, һәр тармакта алдынгы Зәй районын күпләр белә, халкының матур эшләренә сокланалар, шуңа да республикакүләм чараларга чакырып торалар, үзебездә дә еш уза алар. Ә республика Сабантуенда катнашу - үзе зур дәрәҗә.
- Башкала Сабантуена чакыруны үзебезгә зур горурлык итеп кабул иттек. Республиканың кайбер районнары гына мондый дәрәҗәгә ия. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да төп мәйдандагы чыгышларында зур әзерлек белән килгән муниципаль берәмлекләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Казан Сабантуена алдан ук әзерлек эшләре алып бардык. Безнең ихатадагы кунакларның күп булуы, Зәйнең көнкүреше белән кызыксынулары зәйлеләргә карата җылы һәм дустанә мөнәсәбәт турында сөйли, - ди район башлыгы Разиф Кәримов.
Авыл йортын чагылдырган күренешләрне караганнан соң, бәйрәмнең төп өлеше Тынычлык бистәсенең икенче мәйданында башланып китте. Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын һәм республика кунакларын 2022 елгы Сабантуй бәйрәме белән тәбрикләде.
Менә шулай матур һәм күңелле узды Казан Сабантуе. Татарстан халкы ел буена көтеп алган бәйрәмнең минутын да бушка сарыф итмичә, рәхәтләнеп күңел ачты. Зәйлеләрнең зур әзерлек белән килүен җитәкчелек тә югары бәяләде. Бу - үзе зур тырышлык дигән сүз.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: