Зәй офыклары

Татарстан Хезмәт министрлыгының өлкәннәр көненә багышлаган челленджына зәйлеләр дә кушылды

Зәйнең халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина үзенең инстаграмм битендә #Деньпожилых2021 хештегы белән Өлкәннәр көненә багышланган фото урнаштырган һәм @mtsz_rt аккаунтын билгеләгән.

Татарстанда #Деньпожилых2021 челленджы башланды. Теләгән һәр кеше әби-бабалары белән төшкән фотоларны социаль челтәрләргә урнаштырып әлеге акциядә катнаша ала. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, акцияне министр Эльмира Зарипова башлаган. Ул Татарстанда яшәүче 105 яшьлек Сәгъдәтбану Җиһаншина белән фото урнаштырган.

«Бу архивтагы фото. Анда Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Җиһаншина Сәгъдәтбану Мөхәммәтҗан кызы янында кунакта, 25 сентябрьдә аңа 105 яшь тулды. Өлкән яшьтәге ханым Биектауда яши», — дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Акциядә катнашучылар #Деньпожилых2021 хештегын язарга һәм @mtsz_rt аккаунтын билгеләргә тиеш. Шулай ук дусларыңны да акциядә катнашырга чакырырга киңәш ителә.  

Зәйлеләр арасында әлеге акциягә кушылучылар бар инде. Зәйнең халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина үзенең инстаграмм битендә #Деньпожилых2021 хештегы белән  Өлкәннәр көненә багышланган фото урнаштырган  һәм @mtsz_rt аккаунтын билгеләгән.

- Якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән. Нык сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим. Эстафетаны "Радость" үзәгенә тапшырам, - дип язган Эльмира Габделхаковна. 

Фото Эльмира Хуҗинаның инстаграмм битеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: