Зәй офыклары

Зәйлеләр җыр, уеннар белән яңа чаңгы сезонын ачты

Массакүләм спорт чарасы төрле яшьтәге зәйлеләр өчен кичә узды.

Кичә - 27 ноябрьдә Зәйнең Яңа шәһәр микрорайонының урман массивында чаңгы сезоны ачылды. Бәйрәмне ачу тантанасында Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, район Советы депутаты Эдуард Галеев һәм башкалар катнашты.

- Районда актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Чаңгы трассаларына чыгучылар яхшы кәеф, үзләренә күңел һәм рух күтәренкелеге алу белән генә чикләнмичә, башка кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә рухландыра, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Петр Уразайкин.


 

Тантаналы шартларда актив зәйлеләргә «ГТО» хәрби-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.

Бәйрәм кунаклары өчен массакүләм чаңгы ярышлары гына түгел, башка төрле күңел ачу чаралары да оештырылды. Актив ял итәргә яратучылар катнаш эстафетада катнашты, алар өчен шулай ук мас-рестлинг, гаилә йөгереше оештырылды.

Барлык теләүчеләр өчен аерым мәйданчыкта ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге булды. Иң яшь зәйлеләр өчен «Кышкы карусель» уен программасы, шулай ук күңел ачу программасы узды. Чаңгы прокаты оештырылды. Моннан тыш теләгән һәркем коймак һәм кайнар чәй белән дә сыйланды.

Бәйрәм турында тулырак "Зәй офыклары" газетасының киләсе санында укыгыз.

Ирина Смирнова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: