Зәй офыклары

Зәйлеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Зәйлеләр хокукый консультация алу өчен Чапаев урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

26 ноябрьдә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне үткәрелә.

Бушлай юридик ярдәм күрсәтү «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан оештырыла.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып,  гражданнарга консультацияне телефоннан бирү планлаштырыла, республика районнарында һәм шәһәрләрендә эш көне дәвамында 8:00дән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00дән 16:30 сәгатькә кадәр), консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез үткәрү булачак.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасы Техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

 

Зәйдә хокукый консультация бирү Зәй шәһәре, Чапаев урамы, 1нче йорт адресы буенча түбәндәге график буенча булачак:

Зәй нотариаль округы нотариусы Нурания Нургазиз кызы Горшунова - 11.00 сәгатьтән 12 сәгать 30 минутка кадәр,

"Татарстан Республикасы Техник инвентаризация бюросы" Зәй бүлекчәсе җитәкчесе Елена Николаевна Павлова - 12 сәгать 30 минуттан 14 сәгатькә кадәр,

адвокат Иршат Сабирҗан улы Низамов 14.00 сәгатьтән 15 сәгать 30 минутка кадәр кабул итәчәк.

Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе - Антон Павлович Байрашев, телефоннар номеры: 8(85558) 7-30-94.

 

Казан шәһәрендә түләүсез юридик ярдәмне түбәндәге телефон номерлары буенча алырга мөмкин:
- 8-800-201-16-00;
- WhatsApp: 8 (987) 205-00-63;
- (843) 238-10-00.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: