Зәй офыклары

Лениногорск шәһәрендә зәйлеләрне нәрсәләр сокландырды?

"Татмедиа" АҖ Лениногорск шәһәрендә Кама аръягы төбәге веб-редакторлары өчен икекөнлек укулар оештырды.

Бүген Лениногорск шәһәре Татарстанның медиаукулар үзәгенә әверелде.

22-23 июльдә Лениногорскида "Татмедиа" АҖ республиканың Кама аръягы төбәгендә иҗат итүче веб-редакторлар, социаль челтәрләрдә эшләүче медиабелгечләр өчен укулар уздыра. Семинарда "Зәй-информ"нан мин - веб-редактор Ләйлә Мостафина һәм социаль челтәрләрдә эшләүче белгеч Зарема Насрулаева катнашабыз.

Әлеге укуларда журналистлар һәм веб-редакторлар белән "Татмедиа" АҖнең башкарма директоры Нияз Гәрәев, медиа-мәктәп директоры Александр Третьяков,  социаль медиалар буенча директор Алсу Исмәгыйлева, пиар-директор Ләйсән Сафина, журналист Равил Мукменов эшли. 

Беренче уку көненең биреме - шәһәргә чыгып, яңалык табу иде.

Лениногорскига килеп кергәч тә, безгә ул төзек, матур табигатьле, таулар арасына урнашкан кала булып күренде. Шәһәрдә Татарстанның башка төбәкләрендәге кебек үк сезонлы ремонт эшләре бара. Парк,  юллар, биналар төзекләндерелә.

Шәһәр үзәген бик матур ЗАГС бинасы бизи. Ул 2015 елда төзелгән һәм Лениногорскида булган һәркемгә биредә булып, күреп, фото-видеоларга төшәргә тәкьдим итәр идек. Бина да, әйләнә-тирә биләмә дә күркәм, үзенә тартып тора.

Һичшиксез лениногорскийлыларның яраткан ял урыны булган - Горький исемендәге парк та безне сокландырды. Ул үз эченә ял урыннарын, аттракционнар, пляж, кафеларны ала.  Биредә куркынычсыз  ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Шәһәрнең үзәгендә нефть чыгару тармагы тарихын чагылдыручы музей урнашкан. Андагы уникаль экспонатлар шулай ук бирегә килгән һәркем өчен кызыклы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: