Зәй офыклары

Зәйлеләрне зиратларны тәртипкә китерү эшенә кушылырга чакыралар

Шәһәр зиратларында чүп, ауган агачларны махсус техника белән җыештыра башлаганчы һәркемне үзенең якыннарының каберләрен тәртипкә китерергә дәшәләр.

26 июльдән Зәй шәһәре зиратларында махсус техника кулланып егылган агачларны, чүп-чарны җыештыру оештырылачак.

Зәйлеләрне 24, 25 июль көннәрендә якыннары җирләнгән урыннарга барып, хәлдән килгәнчә ярдәм итүләрен сорыйлар.

Чүп салу өчен шәһәр зиратлары территориясенә өстәмә контейнерлар урнаштырылачак. Бу турыда Зәй матбугат хезмәте хәбәр итә.

 "Зәйлеләрнең битараф калмауларын сорыйбыз. Якыннарыбызның хәтерен саклау - безнең уртак бурычыбыз", диелә хәбәрдә.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: