Зәй офыклары

Зәйнең 4нче мәктәбендә илленче чыгарылышка соңгы кыңгырау чыңлады

Бүген Зәй районы мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре гөрләде. Быел районыбызның белем йортларын 467 - тугызынчы, 146 унберенче сыйныф укучылары тәмамлый. Унберенчеләрнең 25е алтын медальгә дәгъва тота.

Шәһәрнең 4нче мәктәбендә быел соңгы кыңгырау аеруча үзенчәлекле чыңлады. Унберенчене тәмамлаучы 26 укучы мәктәп тарихында илленче чыгарылыш булып тора. Алар тантаналы линейканы Россия һәм Татарстан гимннарын күмәк башкарып ачып җибәрде.


- Безнең өчен белем йортын тәмамлаучы һәр сыйныф үзенчәлекле, кадерле, ә быелгылар тарихи дата белән дә мәктәбебез елъязмасына алтын хәрефләр белән языла, чөнки илле ул алтын дата. Без балаларга бары тик изге теләктә, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып сөнедерүләрен телибез. Ә мәктәбебез ишеге һәр балага ачык, без аларны биредә уңышлары белән уртаклашырга көтәбез, - ди мәктәп директоры Альбина Ларина.


4нче мәктәпне тәмамлаучы укучылар фәнне үзләштерүдә тырышлыклары, төрле спорт, мәдәният чараларында актив катнашулары белән аерылып тордылар. Алар арасында технология буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау турында призлы урын алган Александр Цветков, волейбол, баскетбол уеннарында район данын яклаган егетләребез, мәдәни чараларда даими катнашучы кызларыбыз шактый.


- Без сезнең Зәебез данын кайда да яклавыгыз, күркәм эшләрегез белән танытуыгызга шигебез юк. Туган төбәгегезне һәрчак күңел түрендә саклагыз. Үз теләгән һөнәрегезне сайлап тормышта тиешле урыныгызны табыгыз - дип ассызыклады район башлыгы исеменнән тәбрикләп аның урынбасары Петр Уразайкин.


Ә мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, балаларга бердәм дәүләт имтиханнарын иң югары балларга тапшыруларын теләде.
Укучыларның яраткан укытучыларына рәхмәтләрен җиткереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп акрын биюгә чакырулары аеруча дулкынландыргыч булды. Театральләштерелгән тамашада бүгенге чыгырылышларның алга таба нинди һөнәрләр сайлаячагы да ассызыкланды. Хыял-максатларының тормышка ашуын, саулык телибез аларга.

Ирина Смирнова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: