Зәй офыклары

Зәйнең "Алтынчәч" бакчасында янгын сүндерү хезмәткәрләре белән очрашу узды

Балаларда янгын куркынычсызлыгы культурасын формалаштыру максатыннан Зәйнең "Алтынчәч" балалар бакчасында янгын сүндерүчеләр белән очрашу оештырылды.

Бакчага чын янгын сүндерү машинасы килү - балалар өчен зур вакыйга булды. Алар янгын сүндерү машинасын кызыксынып өйрәнде. Авария-коткару җиһазлары һәм башка янгын сүндерүчеләргә кирәкле инструментларны карадылар. Белгечләр балаларга аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп әлеге җиһазлар турында сөйләделәр, аңлаттылар.

Коткаручылар шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында, экстремаль хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге, янгын чыгу сәбәпләре турында сөйләделәр. 

- Балалар янгын сүндерү хезмәте белгечләре белән аралашудан уңай эмоцияләр алдылар. Сирена тавышын ишеттеләр, янгын сүндерүчеләрнең эшен үзләре дә күрә алдылар. Бу очрашу балалар өчен кызыклы һәм истә калырлык булды, янгын сүндерүче һөнәренә карата кызыксыну һәм хөрмәт уятты, - ди бакчаның өлкән тәрбиячесе Альбина Гайнетдинова.

Фотолар "Алтынчәч" бакчасыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: