Зәй офыклары

Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында тантаналы чара үтте

Бүген - 27 гыйнварда без бөтен ил өчен истәлекле дата – Ленинград шәһәренең чолганыштан чыгу һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтәбез.

Әлеге тариха даталар уңаеннан Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында тантаналы чара үтте. Чарада район-шәһәр ветераннар советы рәисе урынбасары, “Форпост” оешмасы җитәкчесе Алексей Алексеев, “Сугышчан бердәмлек” патриотик клубы җитәкчесе Сергей Хватков, “Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, хәрби комиссариат вәкилләре, 3нче мәктәп укучылар катнашты.
Тантанада чыгыш ясаучылар Ленинградны азат итү өчен гомерен биргән совет кешеләренең, якташларыбызның батырлыгы билгеләп үтте, концлагерьларда совет солдатларының нинди газап кичерүе, герой якташларыбыз белән горурлануыбыз турында ассызыклап, киләчәктә тыныч, имин тормышлар гына булуын теләделәр.
Соңыннан мәңгелек утка чәчәкләр куелды, илебез азатлыгы өчен яу кырларында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: