Зәй офыклары

Зәйнең боз сараенда Ринат Фәрдиев истәлегенә илкүләм ярышлар узачак

22 гыйнварда Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары ачыла.

Бу шимбәдә - 22 гыйнварда Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары ачыла.

Дүртенче ел инде әлеге ярышлар Бөтенроссия статусында үткәрелә. Әлеге мәртәбәле ярышларда республика һәм Россия төбәкләреннән өч йөздән артык көрәшче килү көтелә. 2004-2005 елларда туганнар - 5, 2006-2007 елларда туганнар – 3, 2008-2009 елларда туганнар - 2, зурлар 8 авырлык үлчәвендә бил алышачак. Ярышлар ике көн дәвам итә. 23 гыйнварда, якшәмбе көнне, ярымфинал, финал ярышлары узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: