Зәй офыклары

Зәйнең "Кояшкай" бакчасы замана шартларында көндәшлеккә омтыла

Балачакка кайтырга телим! Шәһәребезнең үзәгенә урнашкан “Кояшкай” балалар бакчасы яныннан узган һәркем шундый уйлар белән китәдер, мөгаен.

Зәйнең "Кояшкай" бакчасы өлкән тәрбиячесе Альбина Әгъзамова сөйли:

Бай тарихлы, әмма замана шартларында көндәшлеккә омтылган бу бакчада нинди максатлар куелган? Минем үземнең инде икенче балам шушы зәвыклы бакчага йөри. Биредә бердәм коллектив, дустанә эшлиләр, бар көчләрен төрле яклап үсеш алган буын тәрбияләүгә юнәлтәләр. Ә менә әле генә шушы бакчага килеп, өлкән тәрбияче булып эшли башлагач, моңа тагын да ныграк инандым.


Биредә беренче аен гына эшләсә дә, мөдир Әкълимә Павлова үзе хезмәт юлындагы һәр этапны балалар бакчасына илткән сукмакка түшәлгән нигез ташларга тиңли. “Миләшкәй” бакчасында тәрбияче булып эшли ул. Соңрак өлкән тәрбияче булып эшләвен дәвам итә. Нинди генә вазифада булса да, эшен җиренә җиткереп эшләвен күреп, аны “Кызыл калфак” бакчасына мөдир итеп билгелиләр. Бүген инде ул – “Кояшкай” бакчасы балаларының да, тәрбиячеләренең дә әнисе ролендәге җитәкче. “Миңа нәтиҗә кирәк!” – ди ул. Бакча диварлары эчендә генә кайнамаска, үзеңне күрсәтүдән куркып тормаска, дип, тәрбиячеләргә киңәшләрен бирә.


Бакчадагы һәр иртә, һәр дәрес уен белән башланып китә. Уйнап үскән сабыйның күңелендә матурлык туа. Тәрбиячеләренң максаты – әнә шундый матур күңелле шәхес тәрбияләү. Аларның фикерләрен белергә теләп, тәҗрибәле тәрбиячеләргә мөрәҗәгать иттем.


“Уен – ул гомер-гомергә үзен аклаган, хәзер дә балалар бакчасында киң кулланыла торган технологияләрнең берсе. Ул уйланырга, эзләнергә, күнекмәләрне гамәли кулланырга өйрәтә торган көчле чаралардан санала. Уен вакытында сабыйның сөйләме үсә, сүз байлыгы арта, чөнки ул тәрбияче һәм яшьтәшләре белән бәйләнешкә керә һәм аралаша”, - ди 36 ел тәрбияче булып эшләүче Люция Юнысова.


“Уеннар баланың игътибарлылыгын, хәтерен, фикерләү сәләтен, төркемдә үз-үзен тотышын формалаштырырга да ярдәм итә. Тәрбияви максатларга ирешергә дә мөмкинлек бирә”, - дип фикере белән уртаклашты 28 ел сабыйларга белем һәм тәрбия бирүче Фәридә Хәбибуллина.


Бу технология мәктәпкәчә яшьтәге нәниләрнең тормышында әһәмиятле урын алып торганын яхшы аңлыйлар тәрбиячеләр.


“Балалар белән эшләве уңайлы хәзер. Аудиоязмалар, анимацион сюжетлар, интерактив уеннар бик күп. Һәр күнекмәне уен рәвешендә өйрәнәбез без. “Кояш” сүзен әйткәндә, елмаябыз, “яңгыр” дигәнне бармакларны өстәл өстендә биетеп истә калдырабыз. Ике яклап файда: телне өйрәнгәндә моториканы үстерәбез, моторика белән эшләгәндә татар телендә яңа сүзләр өйрәнәбез”, - ди татар теле дәресләрен алып баручы Алсу Миннебаева.
- Элек ясле төркемендә төп эшебез уен иде. Хәзер гади уен гына түгел, ә уен рәвешендә белем биреп барыла. Үзең укымасаң, башкалардан өйрәнмәсәң, чордан артта каласың, - ди шушы төркемдә эшләүче тәрбиячеләр Гөлнур Минһаҗева белән Гөлшат Әгъзамова.

Шуңа күрә алар сабый күңеленә беренче көнне үк юл таба беләләр. Балалар самими бит, йомшак телне, җылы мөнәсәбәтне бик тиз сизәләр.
Музыка җитәкчесе Гөлназ Ялозюк тыйнакларның да, шукларның да сәләтен бик тиз күреп ала. Иҗаттагы иркенлеккә сөенеп, бер генә бәйгедән дә читтә калмый. Нәтиҗәсе дә куанычлы: киштәсендә күпме Мактау грамоталары, Дипломнар тезеп куелган.


Бакчада үткәрелгән бер генә чара да күпкырлы талант иясе Венера Демахинадан башка узмый. Кирәк икән - Су анасы, кирәк икән Убырлы карчык роленә керә ул.


Дидактик уеннар һәм фольклор биредәге тәрбия эшенең төп терәген тәшкил итә. Балаларның сәламәтлегенә дә битараф түгел бакчада эшләүчеләр. Кояшлы көннәрдә нәниләрне күңелле музыка белән каршы алып, иртәнге физик күнегүләрне урамда ясата физкультура җитәкчесе Гөлзирә Шәйхетдинова.
Менә шундый иҗади мохиттә кайный нәниләрнең яраткан бакчасы. Традицияләрне саклап, яңалыклардан артта калмыйча, лаеклы киләчәгебез булырдай бик күп буын балалар тәрбияләргә язсын безгә!

Фото "Кояшкай" балалар бакчасыннан.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: