Зәй офыклары

Зәйнең "Мирас" һәм "Азаль" коллективлары Халыкара фестиваль-конкурсыннан берьюлы алты югары бүләк алып кайтты

"Мирас» һәм "Азаль" халык вокаль-хореография коллективлары "Казан бизәкләре" Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында катнашты.

Зәйнең Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас" һәм "Азаль" халык вокаль-хореография коллективлары "Казан бизәкләре" Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында берьюлы алты югары бүләккә лаек булды.

"Мирас"ның уртанчылар төркеме һәм "Азаль"нең кече төркеме үз яшь категорияләрендә I дәрәҗә лауреат булды. Шулай ук башкаручылар Александра Шишмагаева һәм Кәрим Шакиров I дәрәҗә лауреат исемен яуладылар.

II урында - иң кечкенә мираслылар һәм Сабина Асадова.

"Мирас"ның иң кечкенәләренең  бу Халыкара конкурста беренче чыгыш ясавы, шуңа да карамастан алар көмеш медальгә ия булды!

Афәрин, балалар! Сез тагын бер кат Зәй данын лаеклы якладыгыз! 

Фотолар "Мирас"ның ВКонтакте рәсми битеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: