Зәй офыклары

Зәйнең мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар китапханәдә кунакта булды

23 июньдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә мәктәп яны лагерена йөрүче “Кояшлы җәйнең 33 сере” дигән дустанә аралашу сәгатенә кунакка чакырылды.

“Чара башында җәй, озын яллар, күңелле мизгелләр, иминлекне тәэмин итү турында сөйләшү булды. Балалар җәйге каникулларын ничек уздырулары, планнары турында сөйләделәр,  кояшлы җәй серләре белән уртаклаштылар. Балалар әкият дөньясына чумып, табышмаклар чиштеләр, күңел ачу уеннарында актив катнаштылар. Үзләренең командада эшли белүләрен, җаваплылык һәм үзара аңлашып эшләүләрен күрсәттеләр”, - ди китапханәче Зинаида Юдина.

Чара ахырында балалар китап күргәзмәсе белән танышты, анда җәйге тематикага багышланган әдәбият күрсәтелде.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: