Зәй офыклары

Зәйнең “Радость” үзәге Әниләр көне уңаеннан гадәти булмаган очрашу уздырды

Үзәктә социаль патронажда торучы әниләр Түбән Кама социаль приютына балалары белән очрашуга бардылар.

Әниләр көне якынлаша. Бу көнне дөньядагы иң якын, иң газиз кешебез — әниләребезне котларга ашыгабыз. Тырыша-тырмаша аларга бүләкнең иң яхшысын, сүзләрнең иң назлысын сайлыйбыз, чәчкәләрнең иң матурын бүләк итәбез.

Әниләр көне уңаеннан Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гадәти булмаган очрашу уздырды. Бүлекчәдә ведомствоара социаль патронажда торучы әниләр  Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүче балалары янына бардылар.

Очрашу барышында бүлекчә педагоглары һәм психологлары Әниләр көненә багышланган чара үткәрделәр.

Балалар әниләре белән берлектә  психологик халәтләрен кәгазьдә сурәтләделәр. Шөгыль барышында балалар әниләре  белән үз тормышларындагы иң кызыклы һәм якты мизгелләрне искә төшерделәр,  аралаштылар һәм бер-берсенең уңышларына шатландылар. Чара ахырында балалар әниләре өчен  шигырьләр сөйләделәр, бергәләп хәрәкәтчән уеннар уйнадылар”, - ди үзәкнең психологы Анастасия Бычкова.

Мондый очрашулар уздыру гаиләнең әһәмиятен аңлауга, ата-аналарның һәм балаларның үзара аңлашуын формалаштыруга ярдәм итә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: