Зәй офыклары

Зәйнең "Радость" үзәгендә электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәттеләр

2022 ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бу ел кысаларында чаралар халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

19 майда Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендщ когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен "Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре" һәм "Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре" мобиль кушымталары белән танышу" дигән темага социаль адаптация буенча дәрес үткәрелде.

Әлеге порталлар ярдәмендә, өйдән чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне хәл итеп була. Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар кушымталарның функционалы һәм алар ярдәмендә алырга мөмкин булган хезмәтләр белән таныштылар. Мәсәлән, портал аша табибка кабул итүгә яки вакцинациягә язылырга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, медик-социаль экспертиза бюросына мөрәҗәгать итәргә һәм башкаларны эшләргә мөмкин.
2022 ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бу ел кысаларында чаралар халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. 2022 ел ахырына барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү планлаштырыла.
- Цифрлы технологияләрдән файдалана белү бүлектә тәрбияләнүчеләргә заманча шартларда социализацияләнергә ярдәм итәчәк, - диләр социаль хезмәткәрләр.

Фото "Радость" үзәгеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: